Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты: Быел юл тармагына 25,5 миллиард сум акча бирелде
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, социаль программаларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, Татарстанда тормыш сыйфаты яхшыра.
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда юл инфраструктурасын үстерү буенча гаять зур күләмдә эш башкарыла. Быел юл тармагына 25,5 миллиард сум акча юнәлдерелде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 24 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында шулай дип белдерде.
«2010 елдан алып Татарстанда 5 мең чакрымнан артык автомобиль юлы төзелгән һәм ремонтланган, 4 күпер салынган, шәһәрләрдә 1000нән артык ишегалды тәртипкә китерелгән, 63 мең кеше яши торган 426 торак пункт каты өслекле юл белән тоташтырылган», - диде ул.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, республикада гамәлгә ашырыла торган программалар нәтиҗәсендә халыкның тормыш сыйфаты яхшыра, һәр муниципалитетның һәм тулаем алганда республиканың инфраструктурасы үсеш кичерә. Бүген һәр районның үзенең социаль, мәдәни һәм спорт объектлары бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз