Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты Боготада "КАМАЗ" базасында эшләнгән автобусны карады
Татарстан делегациясенә автобусны «КАМАЗ» генераль директоры Сергей Когогин тәкъдим итте
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Колумбиягә эш сәфәре барышында бүген "КАМАЗ" шассие базасында эшләнгән автобусны аның кабинасына кереп карады, аңа һәм Татарстан делегациясенә автобусны «КАМАЗ» генераль директоры Сергей Когогин презентацияләде.
Пассажирлар йөртү өчен әлеге автобуслар Колумбиянең Перейра шәһәрендәге "Busscar" заводында җыела. Алар "Euro 3" классы системасы белән җиһазландырылган, 32 пассажир сыешлы. Соңгы 1,5 ел эчендә "Busscar" заводында 420 автобус эшләп чыгарылган. Халыкара юллар өчен эшләнгән вариантта кондиционер комплектациясе дә бар. Венесуэла базары өчен шулай ук "КАМАЗ" шассие базасындагы автобуслар җитештерелә, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Белешмә өчен: «КАМАЗ» ААҖ продукциясе Колумбиягә 1990 еллардан бирле җибәрелә, 2008 елдан алып бу илгә 200 "КАМАЗ" йөк автомобиле китерелгән.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз