news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты БМО генераль секретаре урынына Ирина Бокова кандидатурасын хуплады

Республика җитәкчелеге ЮНЕСКО генераль директорын эре халыкара оешмаларда эшләргә сәләтле квалификацияле белгеч дип саный

 (Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Максим Кирилов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов БМО генераль секретаре постына ЮНЕСКО генераль директоры Ириниа Бокова кандидатурасын хуплады. Бу хакта республика лидеры “Императив тотрыклы үсеш буларак кешелекне саклау” халыкара форумы барганда журналистлар белән очрашуда белдерде.

“Соңгы еллардагы үзгәрешләрнең барысы да - ул безнең ЮНЕСКО белгечләре хезмәте. Бокова ханымны без яхшы беләбез. Ул эре халыкара оешмада әйбәт итеп эшли белә торган бик квалификацияле белгеч. Бу яңалыкны (Болгариядән Бокова кандидатурасын БМО генераль секретаре постына тәкъдим итүне. – “Т-и” искәрмәсе) без бик уңай кабул иттек”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Шул ук вакытта ТР Президенты билгеләп үткәнчә, БМО генераль секретаре вазифасы буенча карар Татарстаннан тормый. Ирина Бокова кандидатурасы Россиянең дөнья мәйданында тоткан урынына, шулай ук БМОның абруен күтәрүгә уңай нәтиҗә бирер иде, дип игътибарны юнәлтте Рөстәм Миңнеханов.

ЮНЕСКОның игелекле ихтыяр илчесе, “Халыкны саклап калу өчен”/”За сбережение народа” Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте президентташы, “Хатын-кызның киләчәге” халыкара хатын-кызлар үзәге” халыкара иҗтимагый оешмасы президенты Александра Очирова басым ясап әйткәнчә, Ирина Бокова – бөтен кешелек мәнфәгатьләрен яклап алга этәрүче кеше. “Ул профессионал һәм әхлаклы, абруйлы кеше”, - дип сүзен йомгаклады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100