Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты “Биектау” сәүдә-күңел ачу комплексын ачты
Татарстан Президенты “Биектау” сәүдә-күңел ачу комплексын ачты
(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Биектау районында “Биектау” дип исемләнгән яңа сәүдә-күңел ачу комплексын ачу тантанасында катнашты.
Район үзәгендә урнашкан әлеге комплекс гомуми мәйданы 5400 квадрат метрны тәшкил итүче 4 катлы бинадан гыйбарәт. Аның заказчигы да, генераль подрядчигы да “Нур-1” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. Әлеге комплекс 400ләп кешене эш урыны белән тәэмин иткән.
Бүген ТР Президенты комплексның символик ачкычын аның директоры Илдус Шакировка тапшырды. “Татарстанның район җирлекләрендә әле мондый зур сәүдә үзәкләренең ачылганы юк иде. Өстәвенә, Казандагылардан бер җире белән дә сынатмый, - диде Минтимер Шәймиев заманча төзелгән мәһабәт бинага сокланып. – Гомумән, Биектау киләчәктә үзе дә нык үсеш алачак. Чөнки якын елларда районның икътисадына зур инвестицияләр кертергә, төбәктә республика дәрәҗәсендәге мөһим сәнәгать объектларын төзергә уйлыйбыз”, - диде ТР Президенты.
Минтимер Шәймиев комплекстагы кием-салым кибетләренә, Интернет-кафега керде, боулинг уен залында шарлар тәгәрәтеп карады. Азык-төлек супермаркетында исә Президент озаклап бәяләрне тикшерде. Аларның базардагыдан югарырак булуын ачыклап, товарларны мөмкин кадәр халык өчен үтемле ясарга һәм киштәләрне тутырганда бигрәк тә республикада җитештерелгән продукцияләргә өстенлек бирергә киңәш итте.
“Биектау” комплексын ачу тантанасында шулай ук ТР сәүдә һәм сәнәгать министры Александр Когогин, ТР мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев, ТР Дәүләт Советы сәркатибе Валентина Липужина, Биектау муниципаль районы башлыгы Нәгыйм Сәгъдиев һ.б. рәсми затлар да катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз