news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты: «Без коронавирус режимында эшли беләбез»

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Роспотребнадзор Covid-19 аркасында кертелгән чикләүләрне бетерү буенча икенче этапка күчүне раслаган.

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). Федераль Роспотребнадзор республикада Covid-19 белән вазгыятьне анализлады һәм Covid-19 аркасында кертелгән чикләүләрне бетерү буенча икенче этапка күчүне раслаган. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмә вакытында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов сөйләде.

«Коронавирус режимында без эшли беләбез, әмма моның өчен дисциплиналы булырга, барлык нормаларны һәм кагыйдәләрне үтәргә кирәк», - диде Татарстан Президенты.

Киңәшмәдә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, бу атнада республикада яңа коронавирус инфекциясенең 279 очрагы теркәлгән. Бу узган атнага караганда, биш очракка кимрәк. Авыруның яңа очраклары 0,9 процентка арткан.

Россия төбәкләре арасында Татарстан авыру дәрәҗәсе буенча 79нчы урында, ә Идел буе федераль округы субъектлары арасында 13нче урынны били.

Элегрәк Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина республиканың 11 районында күрсәткечләрнең уртача республика дәрәҗәсеннән югарырак булуын аңлатты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100