news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Берләшкән Гарәп Әмирлекләре икътисад министры белән очрашты

Очрашуда алар Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлек перспективалары буенча фикер алыштылар

 (Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре кысаларында әлеге ил икътисад министры Сәет Әл-Мансури белән очрашты. 

Дубайда узган очрашуда ТР Президенты Татарстан белән БГӘ арасындагы элемтәләрнең нык булуын билгеләп үтте, республика делегациясенең элеккеге визитлары һәм килешүләр турында искәртте.

Очрашуда катнашучылар Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлек перспективалары буенча фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, үзара туризм тармагы зур мөмкинлекләргә ия, республиканың истәлекле урыннары БГӘ өчен дә кызыклы булачак. Шулай ук Татарстан Президенты БГӘ компанияләрен ТР авыл хуҗалыгын инвестицияләргә чакырды. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, республика Берләшкән Гарәп Әмирлекләре өчен азык-төлек җитештерүдә сыйфатлы җир ресурсларына ия.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп үтәбез: ТР Президентының Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре 22-24 ноябрьгә билгеләнгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100