news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты «Бердәм Россия» Югары советы бюросы утырышында катнашты

Фикер алышу барышында партия проектларын гамәлгә ашыру һәм праймериз нәтиҗәләре кебек мәсьәләләр күтәрелде.

Татарстан Президенты «Бердәм Россия» Югары советы бюросы утырышында катнашты
tatarstan.ru

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция элемтә режимында «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Югары советы бюросы утырышында катнашты.

Утырышны партиянең Югары Советы Рәисе Борис Грызлов үткәрде.

Фикер алышу барышында партия проектларын гамәлгә ашыру, социаль-икътисади үсеш юнәлешләре буенча эш һәм алдагы көнне, 26 майда, узган праймериз нәтиҗәләре турында сөйләштеләр.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, Татарстан сайлаучыларының якынча 13,5 проценты, 398 меңнән артык кеше «Бердәм Россия»нең (электрон тавыш бирүне исәпкә алмыйча) алдан тавыш бирүендә катнашкан.

Шул ук вакытта, башлангыч партия мәгълүматлары нигезендә, ил буенча, праймеризда сайлаучыларның 9,35 проценттан да ким булмаган өлеше тавыш биргән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot