Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты "Бердәм Россия" партиясе Югары советы бюросы утырышында катнаша
"Бердәм Россия" партиясе Югары советы бюросы 19 кешедән тора.
(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эшлекле сәфәрдә. Максат - "Бердәм Россия" партиясе Югары советы бюросы утырышында катнашу. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, - "Бердәм Россия" партиясе Югары советы бюросы партиянең XVI съездында сайланган яңа составында бүген беренче тапкыр очраша. Югары совет бюросына парламентның ике палатасы рәисләре, федерациянең алты субъект башлыгы, 3 федераль министр, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары, шулай ук партия җитәкчеләре һәм җәмәгать эшлеклеләре керде.
Утырышта 23 партия проекты каралачак. Шулай ук өстәмә тагын бер төркем проектларны эшләү тәкъдим ителгән. “Бердәм Россия” партиясенең программ документларын тормышка ашыруны тәэмин итү уңаеннан Югары советның 2017 елга бурычларын билгеләү мәсьәләсе көн үзәгенә куелган.
"Бердәм Россия" партиясе Югары советы бюросы 19 кешедән тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз