news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты бер көнлек эш сәфәре белән - Мәскәүдә

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты карамагындагы Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча совет президиумы утырышында катнашачак.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бер көнлек эш сәфәре белән – Мәскәүдә. Бу хакта ТР Хөкүмәте порталында хәбәр ителә.

Республика лидеры катнашында бүген иртән Американың Россиядәге сәүдә палатасы вәкилләренә Татарстанның сәнәгый һәм инвестицион куәтен презентацияләү планлаштырылган.

Төш вакыты җитәрәк Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты карамагындагы Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча совет президиумы утырышында катнашырга җыена. Анда өстенлекле проектлар һәм программаларны финанс ягыннан, шул исәптән 2017 елда һәм планлы 2019 елга кадәрге чорда гамәлдә буласы федераль бюджет хисабына, тәэмин итү турында сүз барачак. Моннан тыш, совет президиумы Россиянең стратегик үсешендәге төп юнәлешләр буенча проект комитетлары составын карарга ниятли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100