news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты белем бирү оешмаларындагы туклану буенча киңәшмә уздырырга кушты

Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында һәм мәктәпләрдә туклану буенча көнүзәк сораулар каралачак һәм әлеге вәзгыятькә бер айдан соң анализ ясалачак.

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Арсений Маврин). Республика белем бирү оешмаларында туклануны оештыруда күп проблемалар бар. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә белдерде.

«Өченче көн, ягъни 16 мартта, Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Дәүләт Советы депутатлары катнашында ТР белем бирү оешмаларында туклану буенча киңәшмә уздырдык.

Проблемалар, йомшак итеп әйтсәк, бик күп. Арада гадәти сораулар белән беррәттән зур чыгым кирәк булганнары да бар. Монда Мәгариф министрлыгы үз тәкъдимнәрен әзерләячәк. Әмма бу мәсьәлә урыннарда хәл ителергә тиеш, - диде Илдар Халиков.

Белем бирү оешмаларын технологик җиһазлар белән тәэмин итү һәм ашарга пешерү урыннарындагы техниканы төзәтү мәсьәләсен район хакимияте урыннарда да хәл итә алыр иде. Яңа җиһаз сатып алу һәм капиталь ремонт буенча булган сораулар республика дәрәҗәсендә каралачак.

"Тагын бер мөһим мәсьәлә - эшче кадрлар булдыру. Хезмәт хакы түбән булуга карамастан, әлеге сорауга җавап тапкан районнар бар. Әмма шуның белән бергә, кызганыч, бу сорау хәл ителмәгән районнар да шактый. Мин моңа да игътибар итүегезне сорыйм", – дип билгеләп үтте Илдар Халиков.

Ул хәбәр иткәнчә, соңгы вакытта әлеге вәзгыять начарлана гына. Аны республика күләмендә тикшерү бер айдан соң булачак. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге мөһим мәсьәлә буенча киңәшмәне үзе билгеләде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100