Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты Беларусьның эчке эшләр министры белән хезмәттәшлек турында сөйләште
Алар җәмәгатьчелек куркынычсызлыгын тәэмин итүдә үзара ярдәм итешү турында фикер алышты.
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасының эчке эшләр министры Игорь Шуневич белән җинаятьчелеккә каршы көрәш һәм җәмәгатьчелек куркынычсызлыгын тәэмин итүдә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов белән Игорь Шуневич 2017 елда Казанда Россия белән Беларусь союздаш дәүләтләре Эчке эшләр министрлыкларының берләштерелгән коллегиясе утырышында очрашкан иде.
Игорь Шуневич Беларусь Республикасы Эчке эшләр министрлыгын 2012 елның май аеннан бирле җитәкли. Шулай ук «Динамо-Минск» хоккей клубы президенты булып тора.

Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров та катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз