Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты белән Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе хезмәттәшлек итү перспективалары буенча фикерләште
Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Татарстанда эш сәфәрендә
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Михаил Шмаков белән очрашты.
Искәртеп узабыз, Михаил Шмаков Татарстанда эш сәфәрендә. Ул Рөстәм Миңнехановка Чаллыда “КАМАЗ” ААҖ эшчеләре һәм җитәкчелеге белән илдә һәм республикада профсоюзлар эшчәнлегенең актуаль проблемалары буенча фикер алышуларын белдерде. Моннан тыш, бүген Михаил Шмаков борынгы Болгар шәһәрендә булды, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашты.
Бүгенге очрашуда Рөстәм Миңнеханов белән Михаил Шмаков Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе белән Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе арасында хезмәттәшлек перспективалары буенча фикер алышты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз