news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Новгород өлкәсе губернаторы белән очрашты

Быел Татарстан делегациясе Новгород өлкәсенә барырга җыена.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Новгород өлкәсе губернаторы Андрей Никитин белән төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты. Очрашу «Алабуга» махсус икътисади зонасында узды.

«Өлкәгә Андрей Сергеевич Никитин килү белән безнең төбәкара элемтәләр якынайды. Безнең аның белән стратегик инициативалар агентлыгы линиясе буенча да хезмәттәшлек тәҗрибәбез зур. Бүген Новгород өлкәсе Татарстан өчен бик кызыклы», — дип Рөстәм Миңнеханов сүзләрен китерде республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Татарстан Президенты сүзләренчә, сүз республиканың машина төзелеше һәм нефть химиясе продукциясен китерү турында бара. Моннан тыш, «башка юнәлешләр буенча зур планнар бар», дип ачыклык кертте ул.

Шундый юнәлешләр арасында махсус икътисади зоналарны үстерү буенча хезмәттәшлек бар.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, төбәкләр арасында хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә, чаралар планы гамәлгә ашырыла. Быел Татарстан делегациясе Новгород өлкәсенә барырга җыена.

«Без уртак проектларны безнең республикада да, Новгород өлкәсе территориясендә дә гамәлгә ашырырга әзер», — дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100