Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты белән Һиндстан сәнәгать һәм сәүдә министры хезмәттәшлек мәсьәләсендә фикерләштеләр
Очрашу Һиндстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы бинасында (Дәһли шәһәре) үтте
(Казан, 19 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы, Россиянең бер төбәге буларак, Һиндстанда яхшы таныш: эшлекле элемтәләр салынган, хезмәттәшлек ныгый.
Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Һиндстанның Дәүләт сәнәгать һәм сәүдә министры Нирмала Ситхараман белдерде.
Очрашу Һиндстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы бинасында (Дәһли шәһәре) үтте.
Рөстәм Миңнеханов министр ханымга очрашып, алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикерләшү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Ул искәртеп узганча, Татарстан җитештерелгән продукциянең 50 проценты экспортка тәгаенләнгән. Бу, шул исәптән машина төзү ("КАМАЗ" ААҖ), вертолет төзү ("Казан вертолет заводы" ААҖ), судно төзү, нефть химиясе продукцияләре дә.
Рөстәм Миңнеханов Һиндстанга килгән зур делегация министрлыклар һәм ведомство җитәкчеләре, икътисадның гамәлдәге секторы предприятиеләре генераль директорларыннан да тора, дип белдерде. Без хезмәттәшлекне киңәйтү яклы, диде ул, моның өчен бөтен нигезләр дә бар. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов Һиндстан эшлекле даирә вәкилләрен, төбәкнең икътисади куәте белән танышу максатында, Татарстанга сәфәр оештырырга чакырды.
Без Һиндстан компанияләре Россиядә эшләү һәм Россия базарына чыгу өчен старт мәйданчыгы сыйфатында республикабызны сайлавын теләр идек, дип ассызыклады Миңнеханов. Мисалга, Һиндстан фармавцевтика производствосын Татарстан территориясендә урнаштыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте, чөнки ил эре дару препаратлары җитештерүче санала.
Моннан тыш, Татарстан Президенты республикада җитештерлгән товарларны яңа базарларга этәрү, читкә чыгарылган прдукция күләмен арттыру бурычын куябыз, дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз