news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты белән Чувашия башлыгы хезмәттәшлек турында фикерләште

Төбәк башлыклары Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Игнатьев Татарстан Хөкүмәте Йортында очрашты.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чувашия башлыгы Михаил Игнатьев белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика башлыклары Татарстан белән Чувашстанның икътисади, фәнни һәм мәдәни өлкәләрендә үзара хезмәттәшлеге турында фикер алышты.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Татарстан Президенты һәм Чувашстан башлыгы Аксубайда ТАССРның беренче урман хуҗалыгы министры бюстын ачуын хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot