Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты белән Бәһрәйн Короле Covid-19 вазгыяте турында сөйләште
Хәмәд бән Иса Әл Хәлифә Татарстанда вазгыятьнең тизрәк рәтләнүен теләде.
(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Короле Хәмәд бән Иса Әл Хәлифә белән телефоннан сөйләште. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәһрәйн Короле Россия Президенты Владимир Путинга сәлам һәм иң яхшы теләкләрне тапшыруын үтенде.
Хәмәд бән Иса Әл Хәлифә хәбәр иткәнчә, ул коронавирус инфекциясенә бәйле рәвештә, Татарстандагы санитар-эпидемиологик вазгыятьне игътибар белән күзәтә. Король Рөстәм Миңнехановка һәм бөтен республика халкына бу авыр заманнарда теләктәшлек белдерде, вазгыятьнең тизрәк көйләнүен теләде.
Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Короленә игътибары өчен рәхмәт әйтте.
Дөньяви эпидемиологик вазгыять яхшыргач, алар киләчәктә хезмәттәшлек итүгә һәм турыдан-туры багланышларга өмет белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз