Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты Байкал аръягы (Забайкалье)крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов традицион исламны алга сөрүнең һәм экстремистик агымнар барлыкка килүгә каршы торуның мөһимлеген ассызыклады
(Казан, 29 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Байкал аръягы крае мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, Чита Җәмигь мәчете имам хатыйбы Ришат Сәйдәшев белән очрашты.
Р.Сәйдәшевны сәламләп, Татарстан Республикасы Президенты аңа Байкал аръягында исламны һәм мөселман мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов традицион исламны алга сөрүнең һәм экстремистик агымнар барлыкка килүгә каршы торуның мөһимлеген ассызыклады.
Үз чиратында, Ришат Сәйдәшев Чита Җәмигь мәчете һәм аның каршындагы мәдрәсә эшчәнлеге турында сөйләде.
Татарстан Президенты белән Р.Сәйдәшев шулай ук Байкал аръягы мөселманнары белән Татарстан Республикасы дин әһелләре арасындагы хезмәттәшлек, тәҗрибә алмашу һәм дини гыйлем алу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фотосурәт http://prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз