news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәшир Рәмиев исемендәге яңа IT-паркны ачты

Бүген, Республика көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда тантаналы рәвештә Бәшир Рәмиев исемендәге яңа IT-паркны ачты.

Республика җитәкчесе кибераренада булды, анда катнашучыларны һәм тамашачыларны сәламләде. Ул вакытта трансляцияне 80 меңнән артык тамашачы караган. Президент аларга туры эфирда мөрәҗәгать итте.

«Кадерле дуслар, бүген безнең өч зур вакыйга - Республика көне, Шәһәр көне һәм иң мөһиме - без киләчәк уеннары өчен бөтен мөмкинлекләр булган яңа IT-парк ачабыз», - диде Миңнеханов.

Яңа IT-парк элеккеге «Спартак» аяк киеме фабрикасының төзекләндерелә торган бинасында һәм яңа төзелә торган бинада урнашкан. Яңа объект Татарстанда өченче зур технопарк булды. Аның гомуми мәйданы 47 мең кв. метрдан артык, эш урыннары саны - 3 000.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot