Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты Башкортстан татарларына автобус бүләк итте
Автобус татар иҗтимагый үзәкләре белән эшләү өчен кулланылачак.
(Казан, 17 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Бөтендөнья татарлары конгрессының Башкортстандагы вәкиллегенә Татарстан Президенты Hyundai H1 автобусы бүләк итте. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Бөтендөнья татарлары конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин әйтте.
Татарстан Президенты бүләге — Hyundai H1 машинасын Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев тапшырды.
«Татар иҗтимагый үзәкләре белән эшләү һәм төрле чараларда катнашу өчен, бу машина безгә бик кирәк иде, чөнки Башкортстан татарлары сибелеп яши», — ди Альфред Дәүләтшин.
Альфред Дәүләтшин вәкиллек эшчәнлеген көчәйтү кирәклеге фикерен дә әйтте. «Үткән елның азагында Бөтендөнья татар конгрессында Башкортстандагы вәкиллекне көчәйтергә дигән карар булды. Вәкиллекнең яңа офисы ачылды, хәзер анда 5 кеше эшли», — ди җитәкче.
«Татарстаннан тагын бер бүләк — Ford транзит микроавтобусы Төмәнәк татар тарихи-мәдәни үзәгенә бүләк ителде», — ди Альфред Дәүләтшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз