news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Башкортстан башлыгын туган көне белән котлады

Рөстәм Миңнеханов котлау сүзләрен үзенең Instagramдагы битенә урнаштырган

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagramдагы битендә Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитовны туган көне белән котлады.

“Үземнең дустым һәм якын күршем Рөстәмне Туган көне белән котлыйм!” – дип язган ТР Президенты күрше ике республика лидерының бергә төшкән фотосын урнаштырып.

Искәртеп үтик: Рөстәм Хәмитов 1964 елның 18 августында туган. Башкортстан Республикасы белән ул 2010 елдан бирле идарә итә.

(Миләүшә Низаметдинова әзерләде).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100