Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты Балтачта онлайн режимда бассейн ачачак
Әлеге зур чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнашачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Балтач, 26 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт"). Иртәгә – 26 гыйнвар көнне Балтачта “Дулкын” бассейнын рәсми төстә ачу һәм кулланылышка тапшыру тантанасы була, дип яза җирле басма.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бассейнның ачылу тантанасында онлайн режимда кызыл тасманы кисү өчен старт бирәчәк, дип хәбәр итә әлеге чараны оештыручылар.
Әлеге зур чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре урынбасары Римма Ратникова, район кураторы, Төзелеш һәм архитектура буенча Татарстан Республикасының дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе дәүләт автономияле учреждениесе башлыгы Мәҗит Хаҗип улы Салихов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрының урынбасары Алмаз Миңгулов, «КазаньСтройКонсорциум» төзелеш оешмасы директоры Дамир Сафин катнашуы көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз