Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты Балтачта кыр эшләре һәм дәүләт программалары үтәлеше белән танышты
Районда бөртеклеләрне җыю мәйданнарның 77 процентында тәмамланган.
(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Балтач районында булды. Биредә ул кыр эшләренең барышы һәм төрле дәүләт программалары үтәлеше белән танышты, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.
Иске Салавыч авылының бәрәңгы басуы янында республика лидеры Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Балтач районы башлыгы Рамил Нутфуллин авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре белән очрашу үткәрде.
Район башлыгы хәбәр иткәнчә, Балтачта бөртеклеләр 34,1 мең гектарда чәчелгән. Аның 77 проценты, ягъни 26,2 мең гектар мәйдандагысы җыеп алынган, уртача уңыш - гектарыннан 39,4 центнер.
Бәрәңгене шушы көннәрдә казый башлаганнар. Быел "икенче икмәк" 245 гектарда утыртылган, бер гектардан 200 центнер уңыш алу көтелә, барлыгы 5 мең тонна бәрәңге җыярга исәпли балтачлылар.
Көзге культураларны чәчү инде төгәлләнгән. Агымдагы елда районда арышка 8,4 мең гектар мәйдан бүлеп бирелгән, ә көзге бодай 3,7 мең гектарга чәчелгән.
Марат Әхмәтов хуҗалык җитәкчеләрен субсидияле кредитлардан активрак файдаланырга чакырды. "Сезнең терлекчелекне үстерү өчен яхшы мөмкинлегегез бар. Мин районда ел саен 10 комплекс төзелер, дип көткән идем. Әмма әлегә сезнең яктан тиешле активлыкны күрмим", – диде министр.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, алдагы көннәрдә игенчеләргә кызу темпларда эшләргә тиешлеген искәртеп үтте. Аның фикеренчә, көннәр аяз торудан файдаланып, якын арада уңыш җыюны төгәлләргә кирәк.
Аннары Татарстан Президенты авылның төзекләндерелгән балалар бакчасында булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз