Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты Балтач җитәкчеләренә демографик хәлне яхшыртырга кушты
Рөстәм Миңнеханов бер авылда аерылышучылар саны күп булуын билгеләп үтте.
(Балтач, 11 февраль, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Бүген Татарстан Президенты Балтач районы советы сессиясендә катнашты һәм демография турында кайгыртырга йөкләмә бирде.
«Эш урыны, эшмәкәрләр буенча Балтач районы алдынгы район булып бара. Демография турында кайгыртырга кирәк. Борбаш авылында 18 пар өйләнешкән, өч пар аерылган, диделәр. Болай булырга тиеш түгел», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Утырышка кадәр Рөстәм Миңнеханов мең баш савым сыеры булган «Кызыл юл» сөт фермасында булды. Терлек фермасының беренче өлеше тәмамланган, анда 400 баш терлек бар, шуларның йөзе — савым сыерлары. Бер көнгә савым 2,1 мең кг. Ферма тулысынча 2020 елның азагына әзер булачак.
Аннан соң Президент Чепья авылындагы «Халыклар дуслыгы» музее белән танышты. Музей буенча экскурсияне 93 яшьлек сугыш ветераны Гарифҗан Галиев алып барды. Рөстәм Миңнеханов музейга югары бәя биреп, гөслә бүләк итте.
Гарифҗан Галиевич, сугыштан кайткач, туган авылында тарих укытучысы булып эшләгән. 1979-1987 елларда Чепья авылы урта мәктәбе директоры вазифасын үтәгән. Бүген ул «Халыклар дуслыгы» музееның директоры.
«Җиңү көнен көтәбез. Шушы яшькә җиткәнемә сөенәм. 17 яшемдә сугышка киткән идем. Өйгә яраланып кайттым. Аңа кадәр 9 ай госпитальдә яттым», — дип сөйләде Гарифҗан Галиев.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Татарстанда сугыш һәм тыл ветераннарына өстәмә түләүнең каралуы турында әйтеп үтте.
«Кызганыч, ветераннарның саны күп түгел. Владимир Путин сугышта катнашучыларга — 75 мең сум, тыл ветераннарына 50 мең бирә. Без республика күләмендә беренчеләргә — өстәп 25 мең сум, ветераннарга, өстәп, 5 мең түләдек. Димәк, сугышта катнашучыларга ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан йөз мең акча түләнәчәк», — диде Президент.
Өстәмә акчаны 34 мең ветеран алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз