news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты балалар бакчаларында абунә түләүләре тәртибен үзгәртергә кушты

Бала бакчага килмәгән көннәр өчен абунә түләвенең күләме кимергә мөмкин, ди Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин.

Татарстан Президенты балалар бакчаларында абунә түләүләре тәртибен үзгәртергә кушты
Султан Исхаков

(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Ата-аналарның бакча өчен абунә түләве – балаларны карау-тәрбияләү чыгымнарын каплауга тотыла. Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин хәбәр иткәнчә, республика Президенты йөкләмәсе буенча, хәзерге вакытта әлеге түләүләрнең тәртибен үзгәртү мәсьәләсе карала. Бу хакта министр урынбасары бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

Татарстанда бала авырган көннәрдә бакчага килмәгән көннәр өчен абунә түләүвенең күләмен киметү мәсьәләсен ата-аналар даими күтәреп тора.

“Абунә түләве беренче чиратта балаларны карап-тәрбияләүче кече персоналларның хезмәт хакын түләүгә китә. Бала берничә көн бакчага килмәгәннән генә бакчаның чыгымы кимеми, – дип аңлата Илсур Һадиуллин. – Татарстан Президенты абунә түләү тәртипләрен үзгәртергә кушты. Бу уңайдан Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән муниципалитетлар катнашында эшче төркем булдырылды, ата-аналар комитетлары да җәлеп ителәчәк. Әмма монда абунә түләүләрен бетерү турында сүз бармый. Бала авырып, бакчага килә алмаган көннәр өчен абунә түләве күләмен киметү мөмкинлеге һәм бакчаның мәҗбүри чыгымнарын каплау мәсьәләсе карала. Мәсәлән, бала 10, 14 яки 21 көннән артык бакчада булмаса түләү ничек башкарылачак?.. Өч төрле тәкъдим бар, ләкин әле аларны яңгыратырга иртәрәк, белгечләр белән фикер алышулар уздырырга кирәк”.

Яңа кагыйдәләр быел кабул ителәчәк, дип белдерде министр урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100