news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Бөтендөнья банкының Россиядәге директоры белән очрашты

Татарстанның Бөтендөнья банкы белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар инде.

(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ") Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья банкының Россия Федерациясендәге директоры һәм даими вәкиле Андраш Хорваи белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җиткерә.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, Бөтендөнья банкы экспертлары һәм белгечләре дә катнашкан.

Яклар Бөтендөнья банкы белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлекнең мөмкин юнәлешләре, республикадагы инвестицион климат турында һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышты, Татарстанның Бөтендөнья банкы белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар инде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot