news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты бөтен Русия Патриархына Раштуа уңаеннан телеграмма юллады

"Православие чиркәве безнең җәмгыятьтә һәрвакыт бердәмлек һәм рухи терәкнең мөһим буыны булып торган", - диелә Президентның котлау телеграммасында.

(Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русия Патриархы Кириллга Раштуа бәйрәме уңаеннан тәбрикләү телеграммасын юллады, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

“Сезне чын күңелдән Раштуа бәйрәме белән котлыйм, — диелә котлау телеграммасында. — Православие чиркәве безнең җәмгыятьтә һәрвакыт бердәмлек һәм рухи терәкнең мөһим буыны булып торган.

Бу якты бәйрәм – ышаныч һәм өмет символы – Россия халкына рухны камилләштерүдә, цивилизациянең рухи нигезләрен ныгытуда һәм кешелеклелек идеалларын күтәрү юлында яңа көчләр бирсен.

Сезгә сәламәтлек, күтәренке рух һәм россиялеләр һәм Ватан иминлеге өчен эшчәнлектә уңышлар телим”, — дип язылган телеграммада.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100