news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты бүләгенә чабышта Рамзан Кадыйров аты беренче булып килде

ТР Президенты бүләгенә чабышның приз фонды 3 миллион сум тәшкил итә.

(Казан, 30 август, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Татарстан Президенты бүләгенә чабышта Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның аты беренче булып килде. «Ахмат» ат спорты клубының «Башлам» кушаматлы атында жокей Хамзат Улубаев иде.

ТР Президенты бүләгенә чабышның приз фонды 3 миллион сум тәшкил итә.

«Бүген бездә планлаштырылган ат чабышлары үтә. Килүчеләрнең саны буенча да, аларны утырту буенча да санитар нормалар үтәлә. Барлык чабышлар кызыклы. Минемчә, зур игътибарны үзенә ТР Президенты бүләгенә ат чабышы җәлеп итәчәк», — диде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Быелгы ат чабышында төрле илләрдән жокейлар катнаша. Барлыгы 15 ат чабышы планлаштырылган. 

Шулай ук Казан ипподромы мәйданында ярминкәләр эшли. Биредә Татарстан җитештерүчеләре үз продукцияләрен тәкъдим итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot