news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты авыру малайга "Уральские пельмени" белән очрашырга ярдәм итте

«Теләкләр чыршысы» акциясеннән соң, 13 яшьлек Камил Бариевның хыялы чынга ашкан.

Татарстан Президенты авыру малайга "Уральские пельмени" белән очрашырга ярдәм итте
Владимир Васильев

(Казан, 20 март, «Татар-информ», Виктория Елфимова). «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашкан 13 яшьлек инвалид малай Камил Бариевның  хыялы чынга ашты. Аңа «Уральские пельмени» тамашасына билетны «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән тапшырганнар.

Камил бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында аларның концертында булды. «Әлбәттә, бу безнең өчен бәхет. «Уральские пельмени» артистлары белән очрашу аның хыялы иде», – диде малайның әнисе Гөлназ.

Камилнең әнисе артистларга пилмән формасында магнитлар, гөбәдия һәм чәкчәк бүләк итте. Камил белән аның әнисе коллективка хат та язган. Аларга иҗади уңышлар теләгәннәр һәм танышу өчен рәхмәт әйткәннәр.

«Татар чәкчәгеннән текә бернәрсә юк», – дип бәяләгән бүләкне Максим Ярица.

  • Татарстан Президенты Полина Щербичның һәм Вячеслав Банцыревның да теләкләрен үтәгән. Полина Яңа ел каникулларында Кремльдә чыршы бәйрәмен карарга теләгән, ә 13 яшьлек Вячеслав  зур таган турында хыялланган. Аның үз йорты ишегалдында әнисе белән таганда атынасы килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100