Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты: Авыр яшүсмерләр белән бергәләп һәм актив эшләргә кирәк
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, проблемалы яшьләр белән эшне барлык профильле ведомстволар бергәләп системалы рәвештә башкарырга тиеш.
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыр яшүсмерләр белән бер үк вакытта барлык профильле структураларга бергәләп һәм активрак эшләргә кирәклеген әйтте.
Ул мәктәпләрдән һәм ата-аналардан килгән барлык мөрәҗәгатьләргә дә җавап бирергә, яшүсмерләр җинаятьчелеге белән активрак шөгыльләнергә кирәклеген ассызыклады.
«Монда мәктәп үзе дә эшләп бетерми дип саныйм. Бу безнең уртак эшебез булырга тиеш. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, эш куркыныч төркеменә керүчеләр белән генә үткәрелергә тиеш түгел, чөнки имин гаиләләрдәге яшүсмерләр дә катлаулы ситуацияләргә эләгә. Иң мөһиме — фаҗигагә барып җиткәнче вакытында тикшерергә кирәк», — диде Татарстан Президенты Эчке эшләр министрлыгының еллык йомгаклау коллегиясендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз