news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты: Авыл хуҗалыгында катлаулы елларга әзер булырга тиешбез

Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгында катлаулы чорлар циклы еш кабатланганын искәртте.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгында катлаулы елларга әзер булырга кирәклеккә басым ясады.

Ул ТР муниципаль берәмлекләр советы съездында быел авыл хуҗалыгы тармагы корылыктан зыян күргәнен, 2010 елга охшаш булганын искәртте.

«2010 елгы сабак үз нәтиҗәләрен күрсәтте. Мелиоратив системалар кулланышы, дым саклый торган культуралар һәм алдынгы агротехнологияләр үсеше аграрийларга, 2010 елга караганда, 3,5 тапкыр күбрәк уңыш алырга мөмкинлек бирде. Киләсе ел уңышлырак булсын иде», — дигән теләген җиткерде.

«Катлаулы чорлар циклы еш кабатлана. Ун елдан диярлек шундый ук вазгыять кичердек. Димәк, без әзер булырга, авыр шартларда эшләргә резервлар булырга тиеш», — диде Президент. 

Рөстәм Миңнеханов үсемлекчелеккә инвестицияләр күп кертелгәнен искәртте. «Терлек азыгы белән тәэмин итү зур бурыч булды. Шәхси хуҗалыкларда да зур эш башкарылды», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100