news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты авыл хуҗалыгында фәнгә игътибарны көчәйтергә кушты

Рөстәм Миңнеханов: Авыл хуҗалыгында дым саклау юнәлешендә эшне дәвам итү кирәк

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгында дым саклау юнәлешендә эшне дәвам итү кирәклеген әйтте. Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында тармак алдында яңа бурычлар куйды.

Президент быел корылык аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертелгәнен, һава температурасы һәм явым-төшемнәр буенча вазгыять 2010 елга якын булганын искәртте. «Бу вакыт эчендә дым туплаучы, саклаучы һәм прогрессив технологияләр кертү буенча зур эш башкарылды. Ул үз нәтиҗәләрен бирде», — диде.

Бу Минзәләнең «Дәүләтов», Арчаның «Казанка», Буаның «Авангард», Балтачның «Дуслык» хуҗалыклары мисалында яхшы күренә.

Рөстәм Миңнеханов аграрийлар 2,4 млн тонна икмәк җыйганын, бу, 2010 елга караганда, 3,5 тапкыр артык булуын әйтте. Авыл хезмәтчәннәренә фидакяр хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде. «Дым саклау юнәлешендә эшне дәвам итү кирәк», — диде.

Президент авыл хуҗалыгында фәнгә игътибарны көчәйтергә кушты. «Без корылыкка чыдам сортлар һәм инновацион агротехнологик чаралар көтәбез. Агроиминиятләштерү коралларын актив кертү кирәк», — дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100