Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты Австрия чаңгы җитештерүчеләре белән хезмәттәшлек турында сөйләште
Fischer компаниясе элек чаңгы җитештерүне Чаллыда булдыру мөмкинлеген караган.
(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чаңгы җитештерә торган Fischer Австрия компаниясе җитәкчелеге белән хезмәттәшлек турында сөйләште. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, очрашуда Татарстан вице-премьеры – Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм башка рәсми кешеләр катнашкан.

“Татар-информ” элек Fischer "Яр Чаллы" өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә спорт җиһазлары җитештерү буенча предприятие урнаштыру турында килешүләр баруын хәбәр иткән иде.
- Fischer Sports компаниясенә 1924 елда нигез салынган. Аның баш офисы һәм заводлары Австриянең Рид шәһәрендә урнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз