news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты атамасы күчеш чорыннан башка гына «Рәис» дип үзгәртелә

Декабрьдә депутатлар республиканың яңа сайланачак вазифаи затын гына «Рәис - Глава» дип атарга тәкъдим иткән иде.

Татарстан Президенты атамасы күчеш чорыннан башка гына «Рәис» дип үзгәртелә
Владимир Васильев, архив

Бүген Дәүләт Советының кырыгынчы утырышында «Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында» закон проекты кабул ителде. Бер утырыш кысаларында документ өч уку процедурасын узды һәм имза кую өчен Президентка җибәрелде.

Татарстанның гамәлдәге Төп законының җиде бүлегеннән һәм 126 маддәсеннән алты бүлеккә һәм 60 маддәгә үзгәрешләр кертелде. Моннан тыш, закон проекты белән ике яңа маддә кертелде, Татарстан Конституциясенең 25 нормасы үз көчләрен югалткан дип танылды. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүген Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләне карау ТР Дәүләт Советының декабрьдә узган утырышы барышында әлеге мәсьәләне карауның мантыйкый дәвамы булып тора. Узган елның декабрендә кабул ителгән ТР Конституциясенә үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты безгә барлык конституция нигезләмәләре белән үзара бәйләнештә булган эшләрне комплекслы дәвам итәргә мөмкинлек бирде. Бу закон Татарстан Конституциясенә тәкъдим ителә торган үзгәрешләрне кертүгә нигез булды», - диде Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин.

Профильле комитет рәисе Конституциягә кертелә торган һәр үзгәреш турында сөйләде. Шул исәптән, республиканың югары вазифаи затының атамасы турында үзгәрешләрне дә атады.

Декабрьдә ТР Конституциясенә №109-ЗРТ Татарстан Республика законы белән үзгәрешләр кертелде, алар нигезендә Татарстанның югары вазифаи заты атамасы «Татарстан Республикасы Рәисе» дип атала башлады. Ул вакытта законда күчеш нигезләмәләре булды. Алар буенча, «Глава-Рәис» атамасы бары тик Татарстан Республикасының яңа сайланган югары вазифаи затына гына кулланылырга тиеш иде.

«Югары вазифаи зат атамасы белән бәйле мәсьәлә буенча өстәмә консультацияләр уздырганнан соң, күчеш чорыннан баш тарту һәм бүген карала торган Татарстан Республикасы законы проекты үз көченә кергәннән соң, югары вазифаи затның яңа атамасын куллана башлау турында карар кабул ителде», - дип хәбәр итте Альберт Хәбибуллин.

Шулай итеп, закон проекты нигезендә, республика җитәкчесе «Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәис)» дип атала башлый.

Республиканың иң югары вазифаи заты итеп илдә даими яшәүче Россия Федерациясе гражданины сайланырга мөмкин. Аның чит дәүләт гражданлыгы яки анда яшәргә рөхсәте булырга тиеш түгел. Федераль законның әлеге таләбе хәзер Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларына карата да беркетелгән.

Дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, дәүләт учреждениеләрендә Татарстан Республикасы дәүләт телләре бертигез нигезләрдә кулланыла, закон проекты белән республиканың югары вазифаи затына карата үз вәкаләтләрен гамәлгә ашырганда Татарстан Республикасы дәүләт телләреннән файдалану турындагы таләп кертелә.

Бүгеннән Конституциядә шулай ук Татарстан Республикасының югары вазифаи затының ант тексты беркетелгән. «Моның белән без аның хокукый яклавын көчәйтәбез», - диде Альберт Хәбибуллин.

Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында закон проекты Татарстан Президенты имза куйгач һәм рәсми рәвештә басылып чыккач ук үз көченә керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100