news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты ат чабышларын карарга мотобайкерлар белән килде

Казанда «Кызыл Кремльдән — Ак Кремльгә» дип аталган мотойөреш тәмамланды.

Татарстан Президенты ат чабышларын карарга мотобайкерлар белән килде
tatarstan.ru

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). «Кызыл Кремльдән — Ак Кремльгә» дип аталган мотойөреш 30 август — Татарстан Республикасы көнендә Казанда төгәлләнде. Бу акция ТАССР төзелүнең 100 еллыгына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде. Барлыгы 300 мотоцикл Казан Кремле яныннан «Казан» ипподромына кадәр юлны үтте. Байкерлар колоннасын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Әлеге акциядә Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар, Самара, Екатеринбург, Уфа, Төмән һәм башка бик күп шәһәрләрдән байкерлар катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot