news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Астанага килде

Сәфәрнең төп максаты - Казакъстанда ТР Мәдәнияте көннәренә багышланган бәйрәм чараларында катнашу

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казакъстанда ТР Мәдәнияте көннәренә багышланган бәйрәм чараларында катнашу өчен, Астанага килде. 

ТР Президентын аэропортта Астана хакиме Имангали Тасмагамбәтов, Россиянең Казакъстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Михаил Бочарников, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР  Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР  Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, "Ак-Барс Холдинг" ААҖ җитәкчесе Иван Егоров каршы алды.

Бүген ТР Президентының эш программасында - шәһәр хакиме Имангали Тасмагамбәтов, Казакъстан Республикасы Парламенты Сенаты Рәисе Касыйм-Җомарт Токаев, шулай ук Казакъстан татар җәмгыятьләре җитәкчеләре белән киңәйтелгән составта очрашулар каралган, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.

Белешмә өчен. 2014 елның 19-20 сентябрендә Казакъстан Республикасында Татарстан Республикасы көннәре үтә. Мәдәни программаны оештыручылар - ТР Мәдәният министрлыгы, Казан башкарма комитеты һәм ТР Кукмара муниципаль районы.

19 сентябрь көнне Астана Тынычлык һәм дуслык сараенда Татарстан сәнгать осталары концерты була. Концертта Александр Сладковский җитәкчелегендәге Дәүләт симфоник оркестры, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, шулай ук республика солистлары катнаша. 

20 сентябрьдә Астананың "Хан Шатыр" сәүдә үзәге янындагы мәйданда Сабан туе бәйрәме уза. Бәйрәм кунаклары милли уеннарда катнаша, татар милли ризыкларыннан авыз итә алачак.         

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100