Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты: Арбитраж идарәчеләр эшчәнлегенә мониторинг уздырырга кирәк
Рөстәм Миңнеханов консолидацияләнгән төбәк бюджетына салым бурычларын киметү буенча киңәшмә үткәрде.
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Бүген, 1 февральдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында консолидацияләнгән төбәк бюджетына салымнар бурычын киметү һәм республика икътисадының төп тармаклары өчен WorldScills стандартларын кулланып эшче кадрлар әзерләү системасын киңәйтү буенча киңәшмә үткәрде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, шулай ук республиканың муниципаль берләшмә вәкилләре булды. Соңгылары – видеоконференция режимында катнашты.
Татарстан лидеры 2017 елның 1 гыйнварена республиканың консолидацияләнгән бюджетына салымнар буенча бурычлар 8,18 млрд сум булуын –бу алдагы елга караганда 833 млн сумга атыграк икәнен искәртеп узды. 2017 елның 1 гыйнварена җыелып бетмәгән салымнар 4,5 млрд сумны тәшкил итә.
Республиканың Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы линиясе буенча консолидацияләнгән бюджетка бурыч 1,88 млрд, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы 1,27 млрд, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы буенча 548 млн сумны тәшкил итә.
Шәһәрләр арасында бурычлар буенча республикада лидер булып Казан (1,06 млрд) тора. Икенче урын Чаллыда (976 млн). Өченче урында Түбән Кама (500 млн) һәм Әлмәт (453 млн).
Рөстәм Миңнеханов республикада консолидацияләнгән бюджетка бурычларны җыюда илдәге, банк сферасында һәм кредит системасындагы кыен игътисади вазгыятьнең тәэсире зур дип искәртте. Шулай ук биредә хокук саклау структураларының ярдәме кирәклеген җиткерде.
Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин үз чиратында узган ел бурычларны кыскарту өчен ведомствоара комиссия төзелгән булуын җиткерде. 2016 елда аның 780 утырышы узган, 7003 бурычлы тыңланган. 3560 бурычлы 1,69 млрд сумга бурычларын кайтарган.
Салымнарның күп өлеше физик затларга (36 процент), физик затлар кеременә (23 процент) һәм табышка салымга (20 процент) туры килә.
Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе шулай ук банкротлык саны арта баруын җиткерде. 2017 елның 1 гыйнварена 1360 банкротлык очрагы теркәлгән, шул исәптән 613е физик затлар.
Татарстан Президенты арбитраж идарәчеләр эшчәнлегенә мониторинг уздырырга тәкъдим итте. «Арбитраж идарәчеләренең ничек эшләвен аңларга кирәк, якын арада кем потенциаль банкрот булыр», –диде республика башлыгы.
Республика икътисадының төп тармаклары өчен WorldScills стандартларын кулланып эшче кадрлар әзерләү системасын киңәйтү турында фикер алышынды. Рөстәм Миңнеханов эшче һөнәренең абруен югары дәрәҗәгә күтәрү кирәклеген билгеләп үтте.
«Без бүген кулинарлар, парикмахерлар, эретеп ябыштыручылар, нефтехимия тармагы эшчеләре турында бүләкләр яулаган спортчылар турында сөйләгән кебек сөйләргә тиешбез, эшче абруйлы һөнәр булсын өчен. Нәкъ менә шуның өчен республикада бу юнәлештә җитди адымнар ясала, "предприятие – ресурс үзәге – профильле министрлык" булдырыла», – дип җиткерде Миңнеханов.
Шулай ук «Һөнәр компетенциясе үсеше үзәге» генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин чыгышы да тыңланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз