Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты Аппараты командасы җиңел атлетика буенча ярышларда җиңде
Икенче урында - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты хезмәткәрләре
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). ТР Президенты Аппараты командасы дәүләт хезмәткәрләре арасында җиңел атлетика буенча ярышларда җиңде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Бүген Казанның үзәк стадионында ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында турнир узды.
Эстафета нәтиҗәләре буенча Татарстан Президенты Аппараты командасы беренче урынны алды, икенче урында - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты хезмәткәрләре, өченче - ТР Хисап палатасы командасы.
Искәртеп үтәбез: спартакиада, ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрен спорт белән шөгыльләнүгә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруга җәлеп итү максатыннан, үткәрелә.
(Гөлүзә Василова тәрҗемәсе)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз