news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Апаста язгы кыр эшләре барышы белән танышты

Р.Миңнеханов Сабан туе мәйданына төшеп, җитәкчеләр, авыл җирлеге башлыклары белән очрашты, дип хәбәр итә район газетасы.

(Апас, 4 май, "Татар-информ", "Йолдыз"). Язгы кыр эшләренең барышы белән танышу өчен, Апас районына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, район башлыгы Рәшид Заһидуллин озатып йөрде, дип хәбәр итә район басмасы.

"Республика җитәкчесе иң элек вертолет белән кырларны карап әйләнде. Бөртеклеләрне чәчү, дым каплату эшләре, уҗымнарның торышы - бар да игътибарга алынды. Соңыннан Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә зур төзелешләр баручы Сабан туе мәйданына төшеп, җитәкчеләр, авыл җирлеге башлыклары белән очрашты", диелгән әлеге хәбәрдә.

"Апас районының Дәүләт программалары буенча тәнкыйтькә эләккәне юк. Җир эшен дә белеп, оешкан төстә хезмәт итәсез. Авыл хуҗалыгы проблемаларының үз сәбәпләре бар. Ләкин, аларга җайлашып, эшне тотрыклы алып барырга кирәк. Уңышлар сезгә", – дигән Татарстан Президенты.

Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шулай ук үсемлекчелек тармагында апаслыларның сынатмавын, һәрчак оешкан төстә башкарып чыгуларын билгеләп үтте, дип яза район басмасы. "Үз көчегезгә таянып, бердәм булып эшлисез. Быел да сынатмассыз", – дигән министр. 

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин барлык эштә дә халык тырышлыгы салынуын һәм бөртеклеләрне чәчү эшләрен дә 15 майга төгәлләү бурычы куелуын белдергән. Төзелеш эшләре барышы белән дә таныштырган. 

"Быел балалар Сабан туе уздыра башлауга 10 ел тулды. Бездә Россия, Республика чемпионнары, уку алдынгылары үсә. Төзелеш эшләрен тәмамлап, шушы мәйданда бергәләп очрашырга язсын", – дип, район башлыгы Республика җитәкчесен кунакка чакырган һәм төзелеш эшләрен төгәлләүдә ярдәм итүен үтенгән.

Районда язгы чәчү эшләре республикада беренчеләрдән булып, 1 майда башланып киткән.Иң беренчеләрдән булып, Балтай бүлекчәсе һәм “АгроАктив“ хуҗалыгы хезмәтчәннәре кырдагы буразналарга бөртекләр салган.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин белдергәнчә, районда барлыгы 36700 гектарда язгы чәчү башкарыла. Аның 22600 гектарына язгы бөртекле культуралар чәчеләчәк. 209 трактор һәм 52 чәчү агрегаты кырга чыккан. Игенчеләр 2 сменада эшләргә әзер. Ягулык белән проблемалар юк, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100