news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Анкарада Андрей Карлов бюстына чәчәкләр салды

Андрей Карловның бронзадан коелган бюсты 2017 елда Төркиядә Россия илчелеге мәйданында куелган.

(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Анкарага эшлекле сәфәре барышында 2016 елда теракт вакытында фаҗигале төстә һәлак булган Россия Федерациясенең Төркиядәге элеккеге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиле Андрей Карлов бюстына чәчәкләр салды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Скульптор Николай Кузнецов-Муромский авторлыгындагы бронзадан коелган бюст 2017 елда Төркиядә Россия илчелеге мәйданында урнаштырылган.

Чәчәкләр салу чарасында шулай ук Төркиядә Россия Федерациясе илчелеге киңәшче-илчесе Александр Хапилов һәм Татарстан делегациясе вәкилләре катнашты. 

news_right_1
news_right_2
news_bot