news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Америкага эшлекле сәфәр кыла

Татарстан Америка белән хезмәттәшлектә нефть химиясе, автомобиль төзелеше, телекоммуникацияләр, кредит-финанслар кебек өлкәләргә өстенлек бирә.

(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ") 9-11 ноябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Америка Кушма Штатларына эшлекле сәфәр кыла. Республика җитәкчесе АКШның Рентон, Эверетт (Вашингтон штаты), Сан-Франциско, Берлингейм (Калифорния штаты) кебек шәһәрләрендә эшлекле очрашуларда катнашырга планлаштыра, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
 
Сиэтл/Такома аэропортына килү белән үк Рөстәм Миңнеханов Рентон шәһәрендәге “Боинг” компаниясе заводына юл алды, биредә төп максат -  заводның заманча җитештерү технологияләре белән танышу иде. Аннан соң Рөстәм Миңнеханов “Боинг” компаниясенең Эверетт шәһәрендә урнашкан заводында да булачак. Биредә “Боинг” проектлары өстендә эшләүче Россия инженерлары белән очрашу, шулай ук Россиядә “Боинг” программалары буенча брифинг көтелә.
 
Берлингейм шәһәрендә (Калифорния штаты) Татарстан Президенының АКШтагы татар диаспорасы вәкилләре белән очрашуы каралган.
 
10 ноябрьдә Рөстәм Миңнехановның эшлекле визиты инновацияле компанияләр эшчәнлеге белән танышудан башланачак. Шул исәптән, Advenira Enterprises, Inc. компаниясе (нанокомпозитлы материаллар җитештерүе), DCM Ventures (стартапларга инвестицияләр), SAP (автоматик идарә системалары).
 
“Кремний даласы”нда Татарстан Президентының Google компаниясе җитәкчелеге белән күрешеп сөйләшү һәм Google – Googleplex кампусын карау планлаштырылган. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов 500 Startups бизнес-инкубаторында да булачак һәм Uber компаниясе җитәкчелеге белән очрашачак.
 
11 ноябрьдә Рөстәм Миңнеханов ел саен үткәрелә торган Америка-Россия эшлекле советы конференциясе ачылу тантанасында катнашачак. Көннең икенче яртысында ул Ford Motor Company вице-президенты Стивен Бьиган һәм  MARS компаниянең (азык-төлек җитештерүе) глобаль сәүдә һәм инвестицияләр буенча бүлекчәсе башлыгы Мэри Латимер белән очрашырга тиеш.
 
Татарстан Президенты җитәкчелегендәге республика делегациясе составында шулай ук ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Президентының ярдәмчесе Радик Гиматдинов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, “Ак Барс” Банк идарә рәисе Зөфәр Гәрәев, “Иннополис” махсус икътисади зонасы генераль директоры Игорь Носов, “ИТ-парк” технопаркы җитәкчесе Антон Грачев һәм башкалар бар.
 
Белешмә өчен: Татарстан Америка белән хезмәттәшлектә нефть химиясе, автомобиль төзелеше, телекоммуникацияләр, кредит-финанслар, аудит, кадрлар әзерләү кебек өлкәләргә өстенлек бирә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация моңа кадәр АКШта 2013 елның көзендә булган иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100