news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Америка – Россия эшлекле советының еллык конференциясендә катнашты

Татарстан Президентының эш программасында республикага багышланган махсус утырышта катнашу да каралган иде.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ») 11 ноябрдә АКШта эшлекле сәфәрдә булган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Америка – Россия эшлекле советының еллык конференциясен ачу тантанасында катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Конференциядә катнашучыларга һәм кунакларга әлеге эшлекле советның президенты Дэн Рассел һәм “РЕНОВА Групп” Директорлар советы рәисе, “Сколково Фаундейшн” президенты Виктор Вексельберг сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Виктор Вексельберг быелгы очрашуның АКШ өчен тарихи вакытта – илнең яңа Президентын сайлаулар төгәлләнгән көннәрдә оештырылуын искәртте. “Без әле һаман да Россия һәм Америка бизнесының бөтен мөмкинлекләрен тормышка ашырмыйбыз. Хәзер безгә җыела килгән шикләрне юк итү мөһим, бу форум шуңа этәргеч бирергә тиеш”, -  дип ышаныч белдерде Виктор Вексельберг.

Конференция кысаларында “Россия икътисадын үсеш юлына кайтарудә инновацияләрнең роле” темасына багышланган утырыш узды. Аның барышында Россиягә икътисади яктан иминлеккә ирешергә ярдәм итүче яңа көч бирү өчен инновацияләргә таяну мәсьәләләре күтәрелде. Моннан тыш, белгечләр АКШ хакимияте алышынганнан соң Россия белән Америка арасындагы мөнәсәбәтләрнең киләчәге турында сөйләште, үзара сәүдә-икътисади хезмәттәшлекнең хәле, аерым алганда, сәнәгатьнең төрле тармакларында инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү, Россия икътисадының дөнья күләмендә көндәшлеген күтәрүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәр кертте.

Утырышта Россия Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Максим Акимов, дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары ассоциациясе президенты Сергей Беляков, “Новый экономический рост” хезмәттәшлеге президенты Михаил Дмитриев, Россиянең инновацион төбәкләре ассоциациясе директоры Иван Федотов, РФ икътисади үсеш министры урынбасары Олег Фомичев, РФ финанс министры урынбасары Андрей Иванов, Россиянең АКШтагы илчесе Сергей Кисляк чыгыш ясады.

Татарстан Президентының эш программасында республикага багышланган махсус утырышта катнашу да каралган иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100