Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты “Алнас” заводының үсеш перспективалары яхшы булуында шикләнми
Рөстәм Миңнеханов “Алнас” заводының җитештерү цехларында булды һәм җитештерү куәтләрнең масштаблы модернизациясе нәтиҗәләре белән танышты.
(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”). “Алнас” предприятиесе яхшы үсеш динамикасы күрсәтә, Россия базарында үзенең торышын киңәйтә һәм экспорт потенциалын үстерә. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә оешманың 40 еллыгына багышланган чарада әйтте.
- “Алнас” – Россиядә нефть чыгару өчен насос җайланмаларын тулы комплектта чыгаручы иң эре җитештерүчеләрнең берсе.
“Сезнең предприятиенең үсеш перспективалары яхшы булуда шигем юк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов “Алнас” заводы цехларын карады һәм җитештерү куәтенең масштаблы модернизациясе нәтиҗәләре белән танышты.

“Бүген безнең республика өчен мөһим чара. Без “Алнас” оешмасының 40 еллыгын бәйрәм итәбез. Ул авырлыклардан соң кабат яңа борылыш алып килә. Бүген сез Россия базарының 19 процентын алып торасыз. Чагыштыру өчен: 3-4 ел элек бу күрсәткеч 10 процент иде. Үз продукциягезне дөньяның егермедән артык иленә экспортка чыгарасыз”, - диде Татарстан Президенты.
Хәзерге вакытта “Алнас” базарга йөздән артык төрдә насос модификациясе, 50 двигатель модификациясе, 3 меңнән артык нефть төягеч җиһазлар комплектациясен чыгара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз