news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Алабуга политехник колледжында булды

Барлыгы эшчәнлеге дәвамында уку йортында шәһәрнең сәнәгать предприятиеләре өчен 6000 артык квалификацияле кадрлар әзерләнгән

 (Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”). Алабуга политехник колледжы нигезендә оештырылган “Алабуга” МИЗ өчен белгечләр әзерләү буенча ресурс үзәктә бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга районына эш сәфәре кысаларында булды. Аны Татарстан вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов озата йөрде.

 Хәзерге вакытта Алабуга политехник колледжы эшчеләр һәм белгечләр әзерли, шәһәр предприятиеләре һәм “Алабуга” МИЗ резидент-предприятиеләренең эшче кадрлар һәм урта звено белгечләрендәге ихтыяҗын канәгатьләндерә.

Барлыгы эшчәнлеге дәвамында уку йортында шәһәрнең сәнәгать предприятиеләре өчен 6 меңнән артык квалификацияле кадрлар әзерләнгән.

Белгечләрне әзерләү 9 һәм 11 нче сыйныфлар нигезендә бюджет һәм коммерцияле нигездә алып барыла һәм түбәндәге белгечлекләр бирелә: эретеп ябыштыру производствосы, машина төзелеше технологиясе, бина һәм төзелмәләрне төзү һәм эксплуатацияләү, автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, электр һәм электр-механик җиһазларны техник эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү, халыкны тукландыру продукциясе технологиясе, тегү производствосы технологиясе.

Машина төзелеше тармагы предприятиеләренә белгечләр әзерләү буенча ресурс үзәк «Форд Соллерс» компаниясе белән берлектә оештырылган.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уку бүлмәләрен, лабораторияләр, «Форд Соллерс» катнашында заманча җиһазлар куелган оста бүлмәләрен карады. Шуннан уку йортының коллективы белән очрашты. «Миңа монда булуыма бик шатмын, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Биредә предприятиеләр катнашында аларга белгечләр әзерли торган ресурс үзәк булдырылган, монда халыкара компанияләрнең иң яхшы белгечләре укыта. Мондый схема нәкъ менә бизнеска кирәкле белгечләрне әзерләргә мөмкинлек бирә. Без монда профессиональ коллектив һәм, һөнәргә өйрәнеп, конкурентлыкка сәләтле булырга теләгән яшь кешеләрне күрәбез. Монда укыячак, махсус икътисадый зона предприятиеләрендә практика узачак белгечләр, алга таба да бөтен җирдә кирәкле булачаклар», - диде республика Президенты.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Казан федераль университетының Алабуга институты техник факультетында да булды. Анда ул уку йортының үсеш перспективалары турында сөйләште, дип хәбәр итте ТР Президенты матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100