news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Актаныш хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләре җиткергән

Бүген район 250 тонна сөт җитештерә.

Татарстан Президенты Актаныш хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләре җиткергән
aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 20 июнь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актаныш районы бер тәүлектә 200 тонна сөт җитештерүгә ирешкән. Шул уңайдан авыл хезмәтчәннәрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен ирештергән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Актаныш 16 июнь иртәсен зур шатлык белән каршы алды. Бу көнне хуҗалыклар тәүлеклек савымны 200 тоннага җиткереп, үз алларына куйган максатка иреште. Шәхси секторлардагы сөтне дә исәпләсәк, бүгенге көндә район 250 тонна сөт җитештерә. Бу – безнең җиңү!

“Хөрмәтле Энгель Нәвап улы, Актаныш муниципаль районының хөрмәтле хезмәткәрләре! Районда беренче тапкыр тәүлегенә 200 тонна сөт җитештерелгән. Бу барлык актанышлыларның көйле, бердәм эшләве, безнең республикада агросәнәгать производствосын үстерүдә уртак эшкә керткән өлеше.

Көндәлек тырыш хезмәтегез, профессиональлек һәм эшкә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Барлык матур эш-гамәлләрегез, изге теләкләрегез тормышка ашсын,сезгә һәм гаиләләрегезгә исәнлек-саулык,бәхетле мул тормыш телим”, - диелгән телеграммада.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100