news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты АКШта венчур фондлары җитәкчелеге белән очрашты

Анда республикада булган локаль проектларны глобаль базарларга этәрү мәсьәләләре каралды.

(Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов АКШка сәфәре кысаларында DCM Ventures, Institutional Venture Partners, Trident Capital Fund кебек венчур фондлары җитәкчелеге белән очрашты, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Очрашуда республикада булган локаль проектларны глобаль базарларга этәрү, фондларның белешмәләрендә булган финанслау механизмнарын Татарстан Республикасы өчен яраклаштыру, аларны профессиональ инвесторлар командалары белән таныштыру һәм аларның финанслый торган инновацион проектларын Татарстанда локальләштерү мөмкинлекләре турында сөйләшүләр алып барылды.

ТР Инвестицион-венчур фонды DCM Ventures, Institutional Venture Partners, Trident Capital Fund белән Volga Venture фондлары халыкара фонды (ул 2012 елда “ИВФ РТ” коммерцияле булмаган оешмасы һәм “РВК” ААҖнең тигез хокуклы башлангычларында булдырылган) аша хезмәттәшлек итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100