news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты АКШта 500 Startups бизнес-инкубаторы эше белән танышты

Компаниягә нигез салучы Кристина Цай бизнес оештыру тарихы һәм яңа проектларны сайлап алу принциплары турында сөйләде.

 (Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов АКШта иң танылган халыкара венчур фондларының берсе булган 500 Startups бизнес-инкубаторы җитәкчелеге белән очрашты.

ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, компаниягә нигез салучы Кристина Цай Татарстан делегациясенә бизнес оештыру тарихы һәм яңа проектларны сайлап алу принциплары турында сөйләде. Компания штатына дөньяның 20 иленнән 150 кеше тупланган. Компания электрон коммерция, мобиль җайланмалар, мәгариф технологияләре һ.б. өлкәләрдә әзер булган проектларны инвестицияли. Фонд портфеле 200 млн доллар тәшкил итә, ул 50 илдәге 1200ләп компаниядә катнаша. 500 Startups акселератор менторлары элек PayPal, Google, Facebook, YouTube, Yahoo, LinkedIn, Twitter, Apple һ.б. компанияләр топ-менеджерлары булган. 500 Startups елына 20 проценттан артык керем ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot