news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты академик Рәшит Сюняевны туган көне белән котлады

“Сезнең фән өлкәсендәге актив эшчәнлегегез зур хөрмәткә лаек”, - диелә ТР Президентының котлау телеграммасында

(Казан, 1 март, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев академик Рәшит Сюняевка котлау телеграммасы юллады, дип хәбәр ителә ТР Президентының рәсми сайтында.
“Хөрмәтле Рәшит Алиевич! Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәм. Дөнья күләмендә билгеле галим буларак, Сезнең тикшеренү энтузиазмы, фикер йөртү кыюлыгы, бетмәс-төкәнмәс иҗади энергиягезгә сокланмый мөмкин түгел. Сезнең фән өлкәсендәге күпкырлы актив эшчәнлегегез зур хөрмәткә лаек һәм яшь галимнәр өчен сайлап алынган эшкә тугрылык һәм хезмәт сөючәнлекнең лаеклы үрнәге булып тора. Сезгә – татар халкының атаклы улына тирән хөрмәтемне белдерәм, ныклы сәламәтлек, иминлек, яңа фәнни ачышлар һәм уңышлар теләп калам”, - диелә телеграммада.
Атаклы совет һәм Россия астрофизигы, Россия Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы Рәшит Али улы Сюняев 1943 елның 1 мартында Ташкентта туа. Мәскәү физика-техника институты һәм Мәскәү дәүләт университетында укый. Физика-математика фәннәре докторы, Мәскәү физика-техника институты профессоры. 1992 елдан – Россия Фәннәр академиясе Космик тикшеренүләр институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре. Гархингтагы (Германия) Макс Планк җәмгыятенең Астрофизика институты идарәче директоры.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100