Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты "Ак Барс" ветераннары белән Чехия җыелма командасы арасындагы матч нәтиҗәләрен шәрехләде
Искәртеп узабыз: уен Чехия җыелмасы ветераннары хисабына 8:5 исәбенә тәмамланды
(Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ", Люция Камалова). Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның "Ак Барс" командасы ветераннары белән Чехия җыелмасы арасындагы иптәшләрчә матч нәтиҗәләрен шәрехләде.
Искәртеп узабыз: уен Чехия җыелмасы ветераннары хисабына 8:5 исәбенә тәмамланды. Татарстанлылар составында ике алканы Рөстәм Миңнеханов кертте. "Казан тамашачыларының Чехиянең бүгенге көндә гаҗәеп формада булган әйдәп баручы хоккейчыларын күрү мөмкинлеге булды. Алар рәссамнар, алар чынлыкта да исемнәрен зур хәрефтән язарлык үз эшенең осталары. Минемчә, биредә алар белән ярышырга кирәкми, чөнки аларны оту мөмкин түгел. Алар үзләре теләгән кадәр алка кертәчәк, үзләре теләгәнчә үк керттерәчәк. Шундый дәрәҗәле делегация килүе безнең өчен зур мәртәбә. Без спорт өлкәсендә дә хезмәттәшлек итәчәкбез", - диде Р.Миңнеханов.
Ул шулай ук журналистларга Казан Кремлендә Чехия Республикасы делегациясе белән очрашканнан соң, Чехия белән алга таба ветераннар һәм балалар-яшүсмерләр командалары белән уртак уеннар үткәрү турында килешкәннәрен хәбәр итте. "Бездә хезмәттәшлек өчен юнәлешләр күп", - дип нәтиҗә ясады Татарстан Президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз