news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты “Ак Барс” хоккейчыларына дәүләт бүләкләрен тапшырды

Хоккей клубы базасында Рөстәм Миңнеханов персонал һәм уенчылар белән очрашты.

Татарстан Президенты “Ак Барс” хоккейчыларына дәүләт бүләкләрен тапшырды
инстаграм, Ильнар Тухбатов

(Казан, 30 август, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Континенталь хоккей лигасы яңа сезоны алдыннан традицион очрашуда “Ак Барс” хоккейчыларына дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Президент кулыннан “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медален узган плей-оффның иң кыйммәт уенчысы, Роб Клинкхаммер “алтын” голы авторы Джастин Азеведо, шулай ук Михаил Глухов, Никита Лямкин, Федор Малыхин, Алексей Потапов, Владимир Ткачев, Рафаэль Батыршин һәм “Ак Барс”ның экс-уенчысы Дмитрий Обухов алды.

Тагын команданың биш хоккейчысы “Фидакарь хезмәт өчен” медаленә лаек булды. Аны голкиперлар Артур Мисбахов һәм Александр Шарыченковка, сакчылар Роман Абросимов, Роман Манухов һәм Михаил Сидоровка тапшырдылар.

Континенталь хоккей лигасы яңа сезоны беренче матчын “Ак Барс” өйдә үткәрә – беренче сентябрьдә казанлылар “Татнефть-Арена”да Петербург СКАсы белән уйнаячак. Әлеге матч җиңүчесе 2018/2019 ел сезоны ачылышы Кубогы иясе булачак.

 

#айдаповторим

Публикация от Рустам Минниханов (@rusminnikhanov)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100