news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты: Аерылышырга карар кылган гаиләләргә аерым игътибар бирергә кирәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына юлламасындагы чыгышында гаилә кыйммәтләре турында сөйләде.

«Аерылышулар бар. Барыннан да элек, балалар тәрбияләнә торган аерылышырга карар кылган гаиләләрдәге вазгыятькә аерым игътибар бирергә кирәк. Еш кына мондый карарлар кинәт, эмоция белән кабул ителә. Суд булганчы, җайга салу этабында мөнәсәбәтләрендә кризис кичерә торган парларга ярдәм итү һәм гаиләне саклауда тулысынча ярдәм күрсәтү мөһим», - диде ул.

Татарстан Президенты әйтүенчә, элекке заманда да нык гаиләләр булган һәм хәзер дә бар. «Бу - көчле дәүләт нигезенең, буыннар арасында бәйләүче җепнең, туучылар санын һәм демография үсешен арттыруның мөһим өлеше», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда дистәләгән мең күркәм гаилә яшәвен әйтте. «Алар арасында алтын һәм бриллиант туйларын билгеләп үткән парлар, күп балалы гаиләләр, тәрбиягә бала алучы гаиләләр һ.б. бар. Безнең бурыч - традицион гаилә кыйммәтләрен, бала табу өчен җаваплылыкны арттыруны тәэмин итү, нык гаиләләрнең уңай тормыш тәҗрибәсен күрсәтү», - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot